Әгерҗе муниципаль районыннан Бочкаревлар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

2018 нче ел 14 июнь көнне Әгерҗе муниципаль районы Кам. Ключ авылыннан Бочкаревлар: Александр Данилович һәм Алиса Михайловналар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде.  Бәхетле әти-әни аңа Степан дип исем кушты.  Бочкаревлар гаиләсендә ике кыз һәм өч малай үсә. Мин    ышанам, гаиләдә бала күбрәк булган саен гаилә бәхетле һәм дус була.

    “Беренче бала белән генә кыенрак, ул сине бер каяда җибәрми. Аннан сон зурраклары кечкенәләрен карый-карый  үсәләр.  Кызлар  яңа туганын кулда йортергә, тирбәтергә, мина кирәк әйберләрне алып килергә булыша," -  ди Алисә.

      Алексанрда әңгәмәгә өстәмә кертә: “Безнен балалар бик дус үсәләр,  ә без алар бәхетле  булсын өчен барысында эшлибез.  Үскәч нинди һөнәр сайлаулары  мөһим түгел, иң мөхиме уз- узләренә ышансыннар һәм тормышта үз юлларын тапсыннар".

      Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәрләре тантаналы төстә беренче документ- туу турында таныклык тапшырдылар. Күп балалы гаиләне Әгерҗе  муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимирович котлады һәм истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International