Татар халкының иң күркәм бәйрәме-Сабан туенда юбилярларны котлау яхшы традициягә әверелде. Баулы районы Исергәп авылының мәйданында Давлетовлар һәм Хабибуллиннар гаиләләрен туй көннәре белән котладылар.
Җәмил абый белән Рәсимә апа Давлетовлар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар матур хезмәт юлы үтеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде өч оныклары үскән.
Хабибуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Фәнүр абый һәм Әминә апа ике ул тәрбияләп үстерәләр, бүген ике оныклары уңышларына куаналар.Аларның йортында һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрә.
Давлетовлар һәм Хабибуллиннар үрнәк, хезмәт сөючән, тырыш гаилә буларак авылдашлары арасында хөрмәткә ия гаиләләр.