Баулы ветераны Илья Павлович Пивненкога 90 яшь тулды. Илья Павлович пенсиягә чыкканчы Баулы шәһәренең УТТ оешмасында кырык елдан артык мастер булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, тугыз оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Тумышы белән ветеран Украинадан, Харьков шәһәреннән. Сугыш башланган фаҗигале көннәрне бик яхшы хәтерли:
- Без малайлар ат көтә идек. Бер көн шәһәргә немецлар керде, без барыбыз да подвалга качтык, алар безгә тимәделәр. Әмма атларны алып киттеләр. Без шулай исән калдык...
Илья Павлович сөйләвенчә, ул Баулыга юллар төзү өчен килгән булган. Аннан, шушында төпләнеп калып үзенең абыйсын да чакырып алган. Ветеран картлыгының Баулыда тыныч күк астында үтүенә бик шат икәнен әйтте.
Юбиялярны котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов , УТТ оешмасы профком рәисе Руслан Хәлфиев килделәр. Кунаклар юбилярга истәлекле бүләк һәм Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның котлауын тапшырдылар.