2018 елның 27 июнь көнне Балтач районы яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор хэм креативлыкларын эшкэ җигеп районыбызның 4 яшь гаиләсе коляскаларын торле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.Безнен районда актив, талантлы, сәнгәтькә гашыйк гаиләләлр,әти-әнилэр бик куп булуына тагын бер кат инанадык.Бугенгедәй матур бәйрэм мизгеллэрен алар уз балаларына гына тугел, тирә-юньдәгеләргә дэ буләк итттеләр. Җиңүче яшь гаиләләргә махсус бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бер катнашучы да бүләкләрсез калмады, конкурста катнашкан калган гаиләләргә дә дипломнар һэм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук районның 14 яше тулган 16 яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.
Бәйрәмгә “Яшьләр көне” алдынан гына язылышкан пар- Гүзәл һәм Данил Романовлар гаиләсе да чакырулы иде. Алар сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде.
Элеге төр конкурсларны уткәру гаиләнен әһәмиятен, кыйммәтлэрен, гореф-гадәтләрен үстерә, гаиләләрнең потенциалын ачуга мөмкинлекләр тудыра, актив социаль билгеләнешләрен һэм яшьлэр арасында әти-әни булу җаваплыгын формалаштыруга юнәлтә.
Бәйрәм концерт һәм салют белән тәмамланды.