2018 ел башыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә үзләренең гаилә берлеген 466 пар теркәде

2018 елның 29 июне, җомга

Туй - ул һәр яшь пар өчен үзенчәлекле көн. Һәм, әлбәттә бернәрсә дә мондый тантаналы мизгелне бозырга тиеш түгел. Бигрәктә бу һава шартларына кагыла. Нәкъ менә шуңа күрә күпчелек парлар туйларын елның җылы вакытында уздырырга омтыла. Җәй бит ул үзе бер бәйрәм. Ә җәйге туй - ул һәрвакыт онытылмас хисләр.

2018 ел башыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә үзләренең гаилә берлеген 466 пар теркәде. Шуларның 118  - күптән көтелгән җәйнең беренче аенда өйләнештеләр.

Хөрмәтле яшь парлар, сезне бәхетле көнегез — туй көне белән котлыйбыз. Бер-берегезне яратып, саклап яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International