2018 елның 29 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре хатын-кызлар консультатив-диагностика бүлегендә булачак әниләр өчен, мастер-класс үткәрделәр.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Илдусовна Закирова хатын-кызларга яңа туган баланы теркәү тәртибе турында сөйләде. Очрашу ахырында, булачак әниләргә файдалы мәгълүматлы буклетлар тапшырылды.