Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе җәмәгать тыңлауларында доклад белән чыгыш ясады

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

    2018 елның 28 июнь көнне «Келәм» яшьләр үзәгендә дәүләттән бирелә торган Грантлар һәм субсидияләр буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.  

    Чарада предприятиеләр, пенсия фонды, башкарма комитет вәкилләре катнашты.

       Тыңлауларда шулай ук «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина «Гаилә бәхете формуласы »  проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Проектның максаты – гаилә институтын популярлаштыру һәм пропагандалау, җәмгыятьнең игътибарын ГХАТ органнарына юнәлтү.

    Проектның тормышка ашыру нәтиҗәсе - «Гаилә»  паркында узачак «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган,   зур шоу-фестивале булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International