ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 6 нчы июлендә Менделеевскта Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сарае мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы уздырылды.

Бу чарада иңне-иңгә куеп озак еллар  бергә гомер иткән Казаковлар, Чугуновлар, Нургалиевлар, Вәлиеләр, Мартыновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Россиядә беренче тапкыр изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме рәсми рәвештә 2008 елның 8 июлендә уздырылды.

   Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль  районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.

     6 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре районның балалар китапханәсе белән берлектә Уруссу бистәсенең ял итү майданында зур бәйрәм уздырды. Чарага чакырылган гаиләләр төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар һәм үз  бәхетәренең серләре белән бүлештеләр.

Скверга керүчеләрнең һәркайсын матур киемле биш милләт вәкилләре җырлап-биеп каршы алды. Халык осталарының кул эшләре һәм сынлы-гамәли сәнгать ярминкәсе, мастер-класслар үткәрелде. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды, аттракционнар гөрләде.

         2018 нче елның  6 нчы июлендә  Чистай муниципаль  районы  Каргалы авылында  Исламовлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үттеләр.

       Рөстәм Габдрахман улы белән Венера Әхмәдулла кызын котларга "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович  Ксенофонтов, Каргалы җирле үзидарә Башлыгы Заһидуллин Марат Әхмәдулла улы да  килделәр.

6 июльдә ел саен бөтен дөньяның 60 илендә үбешү көне билгеләп үтелә. Бу көнне төрле шәһәрләрдә үбешү темасына төрле бәйгеләр оештырыла.

2018 елның 6 июль көнендә Түбән Кама муниципаль ГХАТ Идарәсендә «Аерылышуларсыз көне» акциясе узды.

6 июль кɵнне  Борнаш авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара  булды. Тантананың сәбәпчелəре 50 ел  бергә кулга кул  тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче ирле-хатынлы Винокуровлар гаилəсе Сергей улы  Вениамин һəм  Василий кызы Людмила.

2018 нче елның 6 нчы июне көнне иртән-иртүк Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеген “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне символы булган искитерлек  кыр ромашкалары бизәде.

Бүлек ишеген шакыган һәр кеше бүген ромашка бәйләме һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.

Әлеге фотода яңа туган кызлары Алена Кузнецоваага туу турында таныклык алырга килгән әнисе, әбисе һәм бертуган апасы. Әйтергә кирәк, Алена июль аенда теркәлгән алтынчы бала.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә. Яшь буынга үрнәк булырдай гаиләләр районыбызда күп. Менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган Илгиз абый белән Люция апа Нуриәхмәтовлар һәм яңа гаилә коручы парлар Илдар белән Диләрә Юнысовларны Сарман район үзәгенең «Илек» паркында, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне һәм “Ныклы гаилә” Россия проекты кысаларында бәйрәм узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International