ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Гаилә кодексының никах теркәүне дәүләт теркәвенә алу өчен гариза бирү вакытын арттыру өлешенә үзгәрешләр кертелде. Әлеге закон акты Гаилә кодексын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнде. Документ белән гражданнарның никах теркәү датасын һәм вакытын мөстәкыйль сайлап алу хокукы каралган: гражданлык хәле актларын теркәү органына гариза бирелгән көннән бер ай узганнан соң һәм унике айдан да соңга калмыйча никах теркәү көнен сайларга була.

2018 елның 21 ноябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 11 нче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Иванов Дмитрий Николай улы белән Светлана Владимир кызы гаиләсен чын күңелдән шушы матур һәм искиткеч вакыйга белән котлыйбыз!

Шушы ике кыз бала, Екатерина белән Софья, сезнең тормышыгызның мәгънәсе булып, йөрәкләрегезне чын мәхәббәт белән тутырып, сезнең горурлыгыгыз һәм куңел шатлыгы булсыннар. Гаиләгезгә бары бәхет-шатлык, исәнлек-саулык һәм иминлек телибез.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

      Бүген Чаллы шәһәренең  Тантаналар Сараенда Үзәк районның 54 номерлы хокукый белемнәр мәктәбе укучылары өчен "ГХАТ органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темасына  чираттагы дәрес узды. Экскурсияне шәһәренең ГХАТ идарәсе белгече  Анастасия Хаметшина  үткәрде. Яшьләрне гаилә коруга әзерләүгә, яшьләрдә гаилә карата җаваплылык һәм хөрмәт  хисләре формалаштыруга шәһәрдә һәм республика демографик хәл, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә законнарын аңлату турында ГХАТ белгечләре тарафыннан үткэрелгән әңгәмәләр ярдәм итә.

       20 ноябрь көнне хезмәт ветераны Нина Василий кызы Маркелова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә  балалары, оныклары белән бергәләп  90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән район ГХАТ бүлеге   хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.

2018 елның 20 ноябрендә “Казан” гаилә Үзәгендә «Яшь гаилә мәктәбе» ндә булачак гаилә парларының «турбулентлык зонасында «булган гаиләгә психологик ярдәм" темасына дәресләре узды. Гаилә психологы Гүзәл  Закирова әлеге теманы ачып җибәрде, практик киңәшләр бирде. 18 пар лекторны зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Гадәттәгечә, «мәктәп» эше ГХАТ бүлегенең баш белгече Гүзәл  Мөхетдинова чыгышы белән тәмамланды, ул яшь парларны тантанадагы тәртип кагыйдәләре белән таныштырды һәм «Казан» Гаилә үзәгендә тантана үткәрү буенча барлык актуаль сорауларга җавап бирде.

         2018 елның 20 ноябрендә, Бөтендөнья бала көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «минем хокукларым» темасына уен дәресе үткәрделәр.

         2018 елның 20 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Пахомовлар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үттеләр.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Елизавета Крашенинникова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Елизавета Михайловнаны юбилее белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады һәм президент Владимир Путиннан котлау хаты тапшырды.

Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Әхмәтшина Нурсия Әхмәтша кызына кызына 19 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Әхмәтшина Нурсия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әхмәтшина Нурсиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

19 ноябрь көнне Фатыхов Хатип Фатых улы һәм Ләйсәния Габдулла кызы үзләренең тормыш бәйрәме-60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Юбилярларны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова килде. 60 ел бергә гомер итү бәхете бик күпләргә насыйп түгел. Шушы дәвердә бу гаиләгә бик күп шатлык куанычларны, кайгы хәсрәтләрне күрергә туры килә. Шуңа да карамастан алар бер берсенә карата карашларны матур итеп саклап калган, бүгенге көндә алар яшь буынга үрнәк гаилә булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International