19 ноябрь көнне Фатыхов Хатип Фатых улы һәм Ләйсәния Габдулла кызы үзләренең тормыш бәйрәме-60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Юбилярларны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова килде. 60 ел бергә гомер итү бәхете бик күпләргә насыйп түгел. Шушы дәвердә бу гаиләгә бик күп шатлык куанычларны, кайгы хәсрәтләрне күрергә туры килә. Шуңа да карамастан алар бер берсенә карата карашларны матур итеп саклап калган, бүгенге көндә алар яшь буынга үрнәк гаилә булып тора.