Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Әхмәтшина Нурсия Әхмәтша кызына кызына 19 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Әхмәтшина Нурсия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әхмәтшина Нурсиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.