2018 елның 20 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Пахомовлар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үттеләр.
Әлеге чара Виталий Юрьевич һәм Надежда Ивановна өчен чын сюрприз булды, гаилә бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча ГХАТ идарәсе белгечләренә юбилярларның дуслары мөрәҗәгать итте.
Күптән түгел Виталий Юрьевич белән Надежда Ивановна ГХАТ Идарәсендә өлкән улы Дмитрий туенда булдылар, ә хәзер алар өчен дә Мендельсон маршы тавышы яңгырады.
Биредә дусларыннан, туганнарыннан һәм яраткан улларыннан җылы котлау сүзләре яңгырады ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга гаилә бәхете, уңайлылык һәм иминлек теләделәр. Мактаулы акт, юбилей медале һәм алтын юбилейга чакыру тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.