ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

         2018 елның 19 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 28 нче мәктәпнең һәм 32 нче гимназиянең бишенче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында дәрес үткәрелде . Дәрес Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган иде.

2018 елның 19 ноябрендә Чистай Никахлаштыру йортында бала тууны тантаналы теркәү булды. Бәхетле әти-әни булган Анастасия һәм Владимир Толоконниковларны бүлек мөдире Д.Н. Залялова һәм бар коллектив котлады. Әти- әниләр һәм бәләкәй Юлиана адресына бик җылы сүзләр әйтелде. Толоконниковлар гаиләсендә ул беренче бала.


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

        Рәис Сәетмөхәммәт улы һәм Раилә Али кызының беренче очрашуы Минзәлә шәһәренең Вахитов исемендәге урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсендә була. Иң яшь һәм җаваплы белгеч буларак, Раиләгә бу чараны алып барырга кушалар, ә Рәис сыйныфташлары белән күрешергә дип килә. Эштән соң бушаган Рәис очрашуга соңга кала һәм сонгы рэткэ утырырга мэжбур була. Озын, калын чэчле алып баручыга яшь егетнең күзе шунда ук төшә. Шул ук кичтә Рәис аны биюгә чакыра. Раилә үзенең тыйнаклыгы белән Рәиснең йөрәген ахыргача яулап ала. Шулай, 1968 елның 4 ноябрендә Алабуга шәһәрендә Сәетовлар гаиләсе дөньяга килә!

Әтнә муниципаль районы Ташчишмә авылында яшәүче Сафиуллина Роза Сафиулла кызына кызына 18 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Сафиуллина Роза озак еллар укытучы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Өҗем авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сафиуллина Розаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәктәп каникуллары көннәрендә Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде.  ГХАТ бүлегенә 10 сыйныф укучылары килде. Бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова ГХАТ органнары барлыкка килү тарихы, бүлек ветераннары, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, балаларга акт язмаларының кайда һәм ничек саклануын күрсәтте. 2018 елның 1 октябрендә ГХАТ Идарәсенең яңа программасын гамәлгә кертү турында мәгълүмат укучыларда аеруча кызыксыну уятты.  Шулай ук аларга ГХАТ органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон формада ничек алырга мөмкин икәнлеге аңлатылды.


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Яшь парлар Галимҗановлар Дамир һәм Юлия ноябрь аенда никах теркәү вакытын аңлы рәвештә сайладылар. Борынгы традицияләр буенча ноябрь аенда туй яшьләргә бәхетле никах вәгъдә итә. Шуның өстенә ул ышанычлы һәм нык булыр. Бу айда хисле мөнәсәбәтләр туа. Ноябрьдә туган гаиләләр гомер буе мәхәббәт һәм бәйлелек аша уза, аларның мөнәсәбәтләре нәкъ менә хисләр нечкәлекләренә салына. Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре аларга озак еллар бергә яшәүләрен теләделәр.

   2018 нче елның 17 нче ноябрендә Чистай Никах Сараенда үзенчәлекле сценарий буенча тантаналы рәвештә никах теркәлде. ЗАГС бүлеге башлгы Динара Наилевна Җәләлова яна өйләнешүчеләрне - ЗАГС бүлеге хезмәткәре Галимов Рамил Дамировичны һәм аның хатыны Сәхәбетдинова Роза Наилевнаны,  аларның әти – әниләрен, кунакларны чын күңелдән тәбрик итте, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.

   Кунаклар җылы теләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлеккә фотоларга төштеләр.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

      2018 елның  14 ноябрь Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 64 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

2018 елның 15 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    2018 нче елның 15 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге баш белгече  Гөлнар Гизатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International