Әтнә муниципаль районы Ташчишмә авылында яшәүче Сафиуллина Роза Сафиулла кызына кызына 18 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Сафиуллина Роза озак еллар укытучы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Өҗем авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сафиуллина Розаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.