Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә мәгълүмати дәрес

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

         2018 елның 19 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 28 нче мәктәпнең һәм 32 нче гимназиянең бишенче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында дәрес үткәрелде . Дәрес Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган иде.

ГХАТ Идарәсенең баш белгече Румия Сәхаб кызы укучыларга гаилә, борынгы традицияләр һәм рухи кыйммәтләр турында сөйләде. Балалар «ГХАТ» аббревиатурасын һәм һәр баланың нинди хокукларга ия булуын белделәр. "Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» әкияте мисалында укучылар балаларның хокуклары бозылган хәлләрне ачыклады. 

Дәрес команда эстафетасы белән тәмамланды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, “гаилә Патшалыгы” гербы ясадылар һәм үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International