Яр Чаллыдан Сәетовлар гаиләсенең "алтын" юбилее

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

        Рәис Сәетмөхәммәт улы һәм Раилә Али кызының беренче очрашуы Минзәлә шәһәренең Вахитов исемендәге урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсендә була. Иң яшь һәм җаваплы белгеч буларак, Раиләгә бу чараны алып барырга кушалар, ә Рәис сыйныфташлары белән күрешергә дип килә. Эштән соң бушаган Рәис очрашуга соңга кала һәм сонгы рэткэ утырырга мэжбур була. Озын, калын чэчле алып баручыга яшь егетнең күзе шунда ук төшә. Шул ук кичтә Рәис аны биюгә чакыра. Раилә үзенең тыйнаклыгы белән Рәиснең йөрәген ахыргача яулап ала. Шулай, 1968 елның 4 ноябрендә Алабуга шәһәрендә Сәетовлар гаиләсе дөньяга килә!

      Рәис абый бөтен гомерен эшкә багышлый. Башта Минзәлә районында житәкче постлар били, соңрак Тукай районында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Ул купсанлы бүләкләр иясе. «Максатчан җирләрне үзләштергән өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» кебек медальләр белән буләкләнә. Рәис абыйга Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Минзәлә шәһәренең Мактаулы җәмәгате исеме дә бирелә!

     Ә Раилә апа гомер буе мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшли.

     Сәетовлар гаиләсе ике бала тәрбияләп үстерә: уллары Раил белән кызлары Регинаны.

     Бүгенге көндә безнең юбилярлар дүрт оныклары – Гүзәл, Зәрия, Самат һәм Мирсәлимнең бәхетле бабай һәм әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International