Мәктәп каникуллары көннәрендә Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. ГХАТ бүлегенә 10 сыйныф укучылары килде. Бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова ГХАТ органнары барлыкка килү тарихы, бүлек ветераннары, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, балаларга акт язмаларының кайда һәм ничек саклануын күрсәтте. 2018 елның 1 октябрендә ГХАТ Идарәсенең яңа программасын гамәлгә кертү турында мәгълүмат укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук аларга ГХАТ органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон формада ничек алырга мөмкин икәнлеге аңлатылды.