Баулы юбиляры Елизавета Крашенинникова: "Мин озын гомерлеләрдән!"

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Елизавета Крашенинникова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Елизавета Михайловнаны юбилее белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады һәм президент Владимир Путиннан котлау хаты тапшырды.

-Безнең гаиләдә барсы да озын гомерлеләр, – дип сөйләде безгә Елизавета Михайловна энесе, Петр Киселев. - Безнең әни йөз яшькә кадәр яшәде, әби дә шулай ук. Без гаиләдә сигез бала. Мин  апамның да әле  тагын ун ел гына булса да яшәүен телим.

- Әни һәм әти илле ел бергә гомер иттеләр. Әтинең бүген безнең белән булмауы бик кызганыч, – ди юбилярның өлкән кызы Зинаида Часовская. Ул Ленинград блокадасын кичергән әтисе, сугыш ветераны Иван Павловичның хатирәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International