Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 11 нче пар игезәк балалар тууы теркәлде

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 21 ноябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 11 нче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Иванов Дмитрий Николай улы белән Светлана Владимир кызы гаиләсен чын күңелдән шушы матур һәм искиткеч вакыйга белән котлыйбыз!

Шушы ике кыз бала, Екатерина белән Софья, сезнең тормышыгызның мәгънәсе булып, йөрәкләрегезне чын мәхәббәт белән тутырып, сезнең горурлыгыгыз һәм куңел шатлыгы булсыннар. Гаиләгезгә бары бәхет-шатлык, исәнлек-саулык һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International