2019 елның 21 ноябрендә ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру буенча гомум республика акциясендә катнашу өчен яшь әти-әниләр Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә чакырылды.
Башта берләшмә Татарстан Дәүләт Советындагы депутатлар фракциясе составында оештырылган иде. Аның җитәкчесе-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Безнең Алабуга җыены составында 10 хатын-кыз депутат. Клубны район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җитәкли.
21 ноябрь көнне Сарман районы сәнгать мәктәбендә «Әниләр көне» нә багышланган «Татар малае, татар кызчыгы - 2019» дип исемләнгән чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова барысын да бәйрәм белән котлады һәм Илнур белән Айназ Габидуллиннар гаиләсенә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырды.
Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан һәм «Дөнья гүзәллеге ана мәхәббәте белән» республикакүләм акциясе кысаларында 21 ноябрьдә ЗАГС бүлеге бинасында зур бәйрәм чарасы үтте. Чарада кабат әни һәм әти булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу кыйммәтле бүләккә районыбызның 6 яшь гаиләсе лаек булды.
2019 елның 21 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган балаларны котлау тантанасы уздырылды. Бәйрәмдә балалы гаиләләр катнашты, аларның һәркайсының үз тарихы, үз гаилә стажы бар.
2019 елның 21 ноябрендә Арча муниципаль районында «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. 5 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. кулыннан сертификатлар алды.
Әниләр көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов күп балалы Даишевлар гаиләсендә кунакта булды. Даишевлар гаиләсе Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча күп балалы гаилә исемен яулап танылды.
2019 елнын 21 ноябрендә өч нурлатлы – Галиуллинар, Гыйбадуллинар хәм Дмитриевлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшырдылар.
Чара «Московский» мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап, Ана капиталына сертификатлар тапшыру буенча гомумреспублика акциясе кысаларында узды.
Минзэлэ шәхәренең Балалар иҗат йортында 14 яшьләре тулган 34 укучыга паспорт тапшырылды. Аларны котларга район башлыгы житәкчесе урынбасары Наил Хисамбеев, МВД булеге житәкчесе Илсур Хаҗиев, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова, районның баш прокуроры Феликс Хафизов, шәхәр житәкчесе урынбасары Роза Салдаева килде.