Азнакай районында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, муниципаль хезмәткәрләр һәм оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары арасында спорт ярышлары уздыру районның төп программасы булып тора.
2019 елның 26 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Әниләр көненә багышланган «Әниемнең җан кисәге» дигән бишек җырлары конкурсының йомгаклау гала-концерты булып узды.
2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сорокиннар гаиләсенең көмеш юбилее узды.
2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан Сергеевлар гаиләсендә ике кечкенә алабугалы тууы теркәлде.
Бүген район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган искиткеч матур бәйрәм концерты булды. Яшь әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Әгерҗе гражданлык хәле актларын теркәү булеге җитәкчесе белән берлектә котладылар.
Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Төхвәтуллина Сәфинә Радик кызының исем кушу тантанасы булып узды. Сәфинә - гаиләдә өченче бала. 2019 елның 29 октябрендә Төхвәтуллиннар Радик Фәрит улы һәм Динә Ян кызы гаиләсендә дөньяга килде. ГХАТ бүлегенең баш белгече Ләйлә Хәбирова ата – аналарны бәхетле вакыйга-сабый туу белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләп туу турында таныклык тапшырды.
«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай Никахлашу сараенда яшь гаилә клубы эше кысаларында, никахларын теркәү өчен гариза биргән һәм үзләрен никахлашуны планлаштырган парлар белән даими рәвештә әңгәмәләр уздырыла.
Район мәдәният йортының шыгрым тулы залында игелек һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин ачып, барлык әниләрне җылы сүзләр белән котлады.
Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган тантаналы рәвештә ана(гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Чарага 12 гаилә чакырылган иде, аларның икенче һәм өченче балалары туды.
2019 елның 23 ноябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 23 һәм 24 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Чумаков Дмитрий Иван улы һәм Елена Федор кызы гайләсендә, Назаров Акмал Салохидин улы һәм Анна Геннадий кызы гайлэсендә булды.