Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган тантаналы рәвештә ана(гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Чарага 12 гаилә чакырылган иде, аларның икенче һәм өченче балалары туды. Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарының пенсия Фонды идарәсенең Дәүләт учреждениесе җитәкчесе Алексей Сабурский сертификатлар тапшырып, катнашучы хатын-кызларны чын күңелдән «Әниләр көне» белән котлады, шулай ук гаиләләргә ана капиталы акчаларын нинди максатларга юнәлдерергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде. ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Хәбирова барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.