2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан Сергеевлар гаиләсендә ике кечкенә алабугалы тууы теркәлде.
Яшь хатын бер мизгелдә ике тапкыр әни булды. Улларына әни матур рус исемнәре Александр һәм Алексей дип кушты. Бәхетле Сергеевлар гаиләсенә гаилә бәхете, иминлек һәм сәламәтлек телибез.