Әниләр көне – елда иң күңелле көн!

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган искиткеч матур бәйрәм концерты булды.

Яшь әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Әгерҗе гражданлык хәле актларын теркәү булеге җитәкчесе  белән берлектә котладылар. Алар яшь әти-әниләргә нәниләренең туу таныклыгын һәм ана капиталына сертификат тапшырдылар.

Районыбыз үзешчәннәре һәм төрле иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүчы балаларның чыгышлары онытылмас бәйрәм хисләре бүләк итте. Бәйрәмнән һәр әни чәчәк бәйләмнәре белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International