Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Төхвәтуллина Сәфинә Радик кызының исем кушу тантанасы булып узды. Сәфинә - гаиләдә өченче бала. 2019 елның 29 октябрендә Төхвәтуллиннар Радик Фәрит улы һәм Динә Ян кызы гаиләсендә дөньяга килде. ГХАТ бүлегенең баш белгече Ләйлә Хәбирова ата – аналарны бәхетле вакыйга-сабый туу белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләп туу турында таныклык тапшырды.