Баулы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Чара башында муниципаль хезмәткәрләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин котлады.
Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова белән очрашуда 22 яшь пар катнашты. Ул яшь парлар алдында «Гражданлык хәле актларын теркәү органнарының гражданлык хәле актларын теркәүдәге роле» дигән темага чыгыш ясады, гражданлык хәле актларының барлык төрләре турында сөйләде, никахлашу йоласы буенча барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
2021 елның 20 апрелендә, Нурлат муниципаль районында йөзенче бала туу теркәлде. Сергей һәм Светлана Трофимовлар гаиләсендә көтеп алынган уллары-Игнат туды.
Җирле үзидарә органнарына туган йортның социаль һәм икътисади үсеше өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге күп очракта муниципаль хезмәткәрләрнең халык проблемаларына һәм карашларына битараф булмаган, сизгер мөнәсәбәтенә бәйле. Җирле үзидарә көне алдыннан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов ЗАГС бүлегенең баш белгече Ләйлә Шәйхетдиновага лаеклы бүләк тапшырды.
Телефон аппаратының икенче башыннан, икенче илдән сине туган телеңдә сәламләүдән дә җылы күренеш бар микән! Сөйләшүне дә тырыша-тырыша татар телендә, татарча матур теләкләр белән тәмамлавы да ни тора бит!
ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча «барысы да гаиләдән башлана» дигән темага Түбән Кама муниципаль районы 35 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге март аеның демографик нәтиҗәләре белән уртаклашты. Язның икенче ае районыбызга 12 сабый бүләк иткән: 6 кыз һәм 6 малай. Аларның бишесе – гаиләдә беренче балалар, өчәр бала – икенче һәм өченче, бер бала – дүртенче. Айның иң яшь әнисенә – 20 тулган, әтисенә – 25. Айның иң өлкән әнисенә – 37, әтисенә – 50.
2021 елның 15 апрелендә «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, гадәттәгечә, күп балалы гаиләне бишенче бала туу белән котладылар.
Әлмәт шәһәрендә үткән атнада апрель аенда 48 бала тууы теркәлде. Алар арасында 27 малай һәм 21 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2245 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4325 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре –Дмитрий, София, Амелия.
Бәйрәм залында 12 пар юбилярлар, шулай ук аларның туганнары, якыннары, дуслары – тантана сәбәпчеләре белән шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга килгән кешеләр җыелды.