ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2021 ел
шимбә

Шуңа бәйле рәвештә, шимбә көнне, гадәттәгечә, ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле барлык сорауларга да җавап бирәчәкләр һәм туй тантанасының искиткеч узуын таләп иткән мизгелләрне аңлатачаклар.

24-нче апрель көнне Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәре территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык кысаларында үткәрелгән гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар.

Бөгелмә районында экологик икеайлык бара, аның барышында предприятие һәм учреждениеләр үз территорияләрен тәртипкә китерә. Бөгелмә районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре атна саен әлеге акциядә катнашалар, газоннарны иске яфрактан чистарталар, тирә-юньне тәртипкә китерәләр. Шәһәрнең урамнарын күзәтү күңелле, ул матурлана бара.

"Ныклы гаилә" проекты кысаларында 23 апрель көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Риф һәм Миңненур Гыйлфановларны - Алтын туйлары, Әлфис һәм Флүзә Тухбатуллиннарны - Зөбәрҗәт туйлары, Нәфис һәм Әнүдә Ширияздановларны - Бриллиант туйлары, Намус һәм Нәкыя Ямалиевларны - Тимер туйлары белән хөрмәтләделәр.

2021 нче елның 24 нче апрелендә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, яңа өйләнешкән ирле-хатынлы Шәвәлиевлар Алмаз һәм Айгөл Үзәк китапханәгә авторның әсәрләре җыентыкларын бүләк иттеләр.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Һәрвакыт бала туу зур, дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, җирдәге тиңсез бәхет. Нәбиуллиннар гаиләсе – Ринат Илшат улы һәм Сюзанна Александровна инде дүртенче тапкыр шундый бәхет кичерә. Парның Кәрим исемле улы туды, бу исә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «киң күңелле» дигәнне аңлата. Ринат белән Сюзанна инде өч бала үстерәләр – Диләрә, Марсель һәм Карина.

Апрель аенда туй - чын-чынлап җылы язгы көннәрдән файдаланып, мәхәббәт һәм наз тантанасын үткәрү өчен менә дигән форсат. Апрель аенда алмашынучан һава торышы тормышта тигезлек билгесе булып санала: күз яше һәм елмаю балансы, кайгы һәм шатлык. Шулай итеп, яз уртасында гаилә төзегән парда гармония барлыкка килә. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның апрелендә 6 пар язылышу көне белән котлаулар кабул итте.

23 нче апрельдә ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова чираттагы дәрес үткәрде һәм яңа туган балаларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе, никах төзү, ата булу мөмкинлеге һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсенең башка юридик аспектлары турында сөйләде.

Барлык мөселманнар өчен изге ай - Рамазан аенда 2021 нче елның 23 нче апрель көнне Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы (Сатыш авылы мәчетендә имам-хатыйб) һәм Борһанова Әлфия Фидаил кызы рәсми рәвештә язылыштылар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.

Ринат һәм Флүзә Шәмсетдиновалар гаиләсендә матур дата-2021 нче елның 21 нче апрелендә бишенче сабыйлары: уллары Тимур дөньяга аваз салды. 2021 нче елның 23 апрелендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә туу турында акт теркәлде. Саба муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе А. И. Шәйхетдинова Шәмсетдиновлар гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете, сабыйларына сәламәтлек, бәхетле балачак теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International