ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә районның 5 яшь гражданына паспорт тапшырылды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 11 сабый теркәлде: 6 – малай һәм 5 кыз. Шуларның 4 гаиләдә беренче бала, 4 – икенче, 1 – өченче, 2 – дүртенче, бала булып туган.

Бүген, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Чистай шәһәренең Скарятин паркында берьюлы берничә номинация буенча Татарстанда узган «Балалар илне сүрәтли» дигән традицион 16-нчы рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, гадәттәгечә, 19 нчы гасырдагы борынгы, матур йорт территориясендә яраннар утырталар. Бу ел да искәрмә түгел.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 775 яңа туган бала теркәлде 8 игезәкләр.

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!

2022 елның май аенда Әлмәт шәһәрендә 160 бала дөньяга килде. Алар арасында 77 малай һәм 83 кыз.

2022 елның 31 май көнне балалар яклау көне уңаеннан Балтач ГХАТ бүлеге һәм Ак калфак оешмасы инициативасы белән районның сәламәтлеге чикләнгән балалары өчен бәйрәм чарасы оештырды. Театральләшкән сабантуй һәр баланың һәм әти-әниләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында һәр балага бүләк тапшырылып, пичтә пешкән коймак белән чәйләр эчтеләр.

2022 елның 31 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, сигезенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Биш дистә ел бергә яшәү-ул чын язмыш бүләге, аны лаеклы итәргә кирәк. Мондый бүләкне тормыштан бары тик бергә-бергә кайгырып, шатлык-куанычлар, барлык очышлар һәм төшү кичергән ирле-хатынлы гына алырга мөмкин. Тормышта бер-берсен чын-чынлап яраткан кешеләр җиңә алмаган каршылыклар юк. Шуңа күрә алтын туй юбилеен нык мәхәббәт белән бәйле парлар билгеләп үтә.


29
май, 2022 ел
якшәмбе

Әлмәт муниципаль районында гаилә традицияләрен ныгыту һәм 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү буенча чаралар уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International