10 июньдә Россия көне, милли бәйрәмебез Сабантуй, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан һәм "Ныклы гаилә" проекты кысаларында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина яшь гаилә Алмаз һәм Ләйсән Хәйруллиннарны Никах көннәре белән котладылар. Яшьләргә мәхәббәт, гаилә бәхете, иминлек һәм матур киләчәк теләделәр.