Россия көне белән!

2022 елның 10 июне, җомга

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне дәүләтебезнең төп бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! Бу дата Россия Федерациясе халыкларының берләшүе, аларны ирек, демократия һәм гаделлек кыйммәтләре тирәсендә берләштерү символына әверелде.

Россия дәүләтчелеге, гражданлыгы һәм патриотизмының күп гасырлык традицияләре белән аерылгысыз бәйләнешен гәүдәләндереп, бу бәйрәм һәр россиялының үз иленең хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгын ассызыкларга булыша.

Без ата-бабаларыбызның җиңүләре һәм казанышлары белән горурланабыз, күпгасырлык рухи-әхлакый һәм мәдәни мирасны хөрмәт итәбез, күпмилләтле Ватаныбызның чәчәк атуы хакына эшлибез.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!

ТР Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                     Г.Р.Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International