Россия көне алдыннан, Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды

2022 елның 10 июне, җомга

Чараның хөрмәтле кунаклары – мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Сөләйманова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы полиция капитаны Вәрдан Хафизов.

Балаларны Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады.

Сезнең өчен планнарыгыз, хыялларыгыз тормышка аша торган вакыт җитә. Сезнең укуда, фәндә, спортта, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларыгыз барыбыз өчен дә мөһим. Сезнең җиңүләрдән Россиянең киләчәге салыначак. Сез хәзер аңлы рәвештә сайлау, җаваплы карарлар кабул итү зарур булган яшьтә. Куелган максатка кыю барыгыз һәм үз артыгыздан башкаларны да алып барыгыз. Алда сезне күп эшләр һәм казанышлар, күп кенә юллар һәм кызыклы очрашулар көтә.

Тик язмыш сезне кая гына ташламасын, һәрвакыт һәм һәркайда горурланып сөйләгез: «Мин – Россия гражданины!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International