Бүген Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Россия көне уңаеннан Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
12 яшь кеше, уку алдынгылары, активистлар һәм спортчылар Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин кулыннан үзенең төп документын – Россия Федерациясе гражданины паспорты һәм истәлекле бүләк алдылар. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, бүген балалар тормышында үзенчәлекле көн, чөнки хәзер алар гражданинның төп документына ия булдылар.