ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2022 ел
җомга

Алтын туй – куркәм күренеш! Алтын юбилярларны тәбрикләү чарасы – көндәлек эшләрне читкә куеп, кием-салым арасыннан аерым бер сәбәп көткән күлмәкне чыгарып, яраткан иреңә онытыла барган якалы күлмәкне үтекләү өчен менә дигән сәбәп!

2022 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында Пузырьковлар гаиләсен өйләренә барып котладылар.

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 7 июлендә Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды.

2022 нче елның 8 июлендә Язылышу сараенда «Мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медален тапшырдылар.  Әлеге зур бәягә быел Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Миннәхмәтовлар гаиләсе лаек булды. Ринат Миннәхмәт улы һәм Нурия Зәйнәк кызы райондашлары өчен үрнәк гаилә генә түгел, ә Мамадыш районы һәм шәһәре үсешенә зур өлеш керткән гаилә.

Алексеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган чара уздырылды. Районыбызның «алтын» гаиләләрен, тормыш юлын кулга-кул тотынып 50 ел һәм күбрәк узган парларны котладылар.

«Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» көне уңаеннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 5,10,15 ел гомер итүче үрнәк гаиләләре өчен бәйрәм оештырдылар.

2022 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» темасына багышланган «Безнең Республика - Безнең гамәл» ток-шоуында катнашты.

2022 елның 7 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган 7 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.

2022 елның 07 июль көнендә Балтач районы Югары Субаш авылында гомер итүче Борис һәм Мәрәм Вафиннар гаиләсенә тантаналы рәвештә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды.Район башлыгы Рамиль Нотфуллин  Вафиннар гаиләсенә тазалык, бәхет, гаилә иминлеге теләп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International