Бөгелмә муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 10 июле, якшәмбе

8 июль Россия Президенты В.В. Путин Указы белән рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип игълан ителде. Ул православие динендәге гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә туры китерелгән, чөнки алар Гаилә тугрылык һәм үзара мәхәббәт үрнәге булып торалар.

Бу көнне Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында – фонтан янындагы сквер зонасында ГХАТ бүлеге, мәдәният учреждениеләре белән берлектә, кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен бәйрәм оештырдылар. Сәхнәдә – концерт номерлары – беренче рәтләрдә – шәһәр үсешенә зур өлеш керткән, хезмәттәшләре һәм бөгелмәлеләр арасында абруй казанган гаиләләр, алар артында июль ае шатлыгын уртаклашырга килгән кешеләр. Иң яхшы гаиләләрне һәм чарада катнашучыларны Бөгелмә районы башлыгы Л.Закиров исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова котлады. Шулай ук үз хезмәткәрләрен гаиләләре хезмәт иткән профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә җылы котладылар.

Алсу Әнис кызы һәм Рәис Мөхәммәтзаки улы Галиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Гаилә башлыгы “Газпром Добыча Ямбург” предприятиесендә машина йөртүче, хатыны – балалар сәнгать мәктәбендә укытучы. Алар өч дистә елдан артык бергә. Өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Икесе бергә ут, су һәм бакыр торбалар аша узалар. Еллар үткән саен чыныгалар гына. Ә хәзер инде оныклар тәрбияләүдә булышалар.

Шулай ук актив тормыш позициясе һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы лаеклы үрнәкләре, нефть тармагы хезмәт династиясенең күренекле вәкилләре буларак, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Закировның Рәхмәт хаты, шәһәрнең Мактаулы Билгесе белән ирле-хатынлы Камил Әхмәтнәҗиб улы һәм Лилия Рафис кызы Ганиевлар тәбрикләнде, энҗе туйларын билгеләп үткән Олег Александрович һәм Ольга Михайловна Чернуховлар, шулай ук күп балалы Самархановлар гаиләсе – Дамир Рәшит улы һәм Гүзәл Нимат кызы да истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International