Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бәйрәм кунаклары өчен интерактив мәйданчыклар эшләде

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмнең тантаналы өлеше башланыр алдыннан Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары өчен «Гаилә» паркында интерактив мәйданчыклар эшләде.

«Кызыклы Алан» мәйданчыгы авыл мәдәният йортлары, мәгариф оешмалары һәм китапханә системасыннан мастер-класслар тәкъдим итте. Иң зур популярлык казанган мастер-классларның берсе кыр чәчәкләреннән такыя үрүгә багышланган иде.

Әдәби мәйданчык та түбәнкамалылар күңеленә хуш килде. Биредә «Мәхәббәтнең кыйммәтен бел» дигән китап күргәзмәсе, шәһәр китапханә системасы яңалыклары белән танышырга мөмкин иде. Китапханә хезмәткәрләре үзләренең матур фотозоналарын булдырдылар, мастер-класслар һәм викториналар үткәрделәр, китаплар күргәзмә-сатуы оештырдылар.

Бәйрәм кунаклары арасында осталар берлегенең декоратив-гамәли иҗат ярминкәсе аеруча популярлык казанса, «Мәхәббәт моңы» камера оркестрының  музыкаль программасы бәйрәмгә тантаналы төсмерләр өстедә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International