Баулы районында Яңа Чүти авылының 250 еллыгын билгеләп үттеләр

2022 елның 10 июле, якшәмбе

Баулы районы Яңа Чүте авылының юбилей көнендә халык һәм кунаклар өчен бик бай программа оештырылды. Иртәдән автокросс буенча ярышлар узды һәм мәчет янында истәлек стелласы ачылды. Аннары мәдәният йорты янында төп бәйрәм программасы башланды.

Зур гаилә стажы булган гаилә парлары парады бәйрәмнең бизәге булды. Төп мәйданда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр. Галимҗан һәм Фәимә Могыйновлар, Илгиз һәм Сәвия Гыйниятуллиннар, Рәмис һәм Румия Хөснуллиннар, Мирсәет һәм Сафия Сәйфиевлар, Миннекасим һәм Гөлсавия Хәйруллиннар, Миргәлим һәм Миңнемосалия Газизуллиннар, Габделмазит һәм Мәхтүмә Хөснетдиновлар лаеклы тормыш юлын үткәннәр, яхшы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Озын гомерләре белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып торалар. Баулы районы башлыгы исеменнән чутелеләрны район башлыгы урынбасары Ринат Газизулла улы Хәмидуллин җылы котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International