Әлмәт шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара

2022 елның 10 июле, якшәмбе

8 июльдә изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Россиядә бөек бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гасырлар узды, әмма, элеккечә, гаилә кыйммәтләре безнең тормыш нигезе булып тора. Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләрен саклап калуда илебез ныклыгының нигезе: меңләгән җеп белән гаилә җәмгыять һәм дәүләт белән бәйле.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 2012 елның 8 июлендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында тантаналы чара оештырды. 20 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер иткән парлар, күп балалы гаиләләр һәм шәһәр кунаклары өчен мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды, интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр, фотозоналар һәм һөнәрчеләр гильдиясе ярминкәсе эшләде.

Бу матур һәм җылы бәйрәмдә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру, Әлмәт муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшыру, ана капиталы сертификатларын һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне тапшыру оештырылды.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен үзләренең иң яхшы җырларын һәм биюләрен үзешчән сәнгать артистлары, шәһәр һәм районның хореография коллективлары бүләк итте.

Бу чарада дустанә атмосфера хөкем сөрде. Бу көн яраткан шәһәребезнең күп кенә халкы һәм кунаклары күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International