Гафур һәм Ангелина мәктәп елларыннан ук - 9 ел дәвамында очрашкан.
- Без бер сыйныфта укыдык, озак еллар очрашып, бер-беребезнең хисләрен сынадык. Һәм менә ул бәхетле көн дә җитте! Көтеп җиткердем бит! – диде кояштай балкып, бик тә чибәр кәләш.
Бәйрәм көне өчен кешедән вакытлыча машина алып тормаганнар. Гафур сөйгәнен кәләшнең әтисе Николай Феоктистов үзе җыйган күптәнге “Волга” машинасында алып кайткан.