Быел Чирмешәндә узган “Татарстан кроссы – 2013“ бәйгесендә велосипедчылар да узышты. Абый-апалары белән әлеге транспортта көч сынашырга Сосновкадан биш яшьлек Коля Тимирясов та килгән.
Йөгерү ярышларын район Сабан туйлары уза торган стадионда үткәрделәр. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне стартка 260лап якташыбыз чыккан. Бәйгедә биш-алты яшьлек сабыйлардан алып алтмышка җитүче апалар да катнашты.
ГХАТ бүлегенең җитәкчесе һәм специалисты VIP-йөгерүдә катнашып, 2 км-лы дистанцияне йөгереп уттеләр.
2013 нче елның 14 сентябрендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында яшәүче Шакирова Зәйнәп Габделмәүлә кызы үзенең 101 яшен билгеләп үтте. Бер гасырны артта калдырган Акъәбине авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хамис Гаян улы Акбаров һәм секретарь Гөлзия Габделхак кызы Закирова котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Баулы районы Татар Ташлысы авылында туып үскән, әлеге вакытта Баулы шәһәрендә гомер итүче Сахипова Минникамал Насибулла кызына 90 яшь тулды.
Хезмәт ветераны, төрле елларда колхозда, кибеттә, балалар бакчасында эшләгән Минникамал апага күп кынлыклар кичерергә, якын кешесен югалту ачыларын да, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә.
20 ел инде Минникамал Насибулла кызы бертуган сеңлесенең оныгы Алсу кадер-хөрмәтендә яши. “Алсуга бик рәхмәтлемен, йортыбыз ямьле, ашыбыз тәмле. Еллар тыныч булсын, яшьләргә без күргәнне күрергә язмасын”-, ди юбиляр.