Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахларын теркәгән яшьләр “Яшел дулкын” акциясендә катнашты.

2013 елның 20 сентябре, җомга

Сентябрь аеның икенче яртысында  Түбән Камада старт алган  “Яшел дулкын”  акциясе барышында шәһәр урамнарында 18 меңгә якын яшь агач үсентеләре утырытылачак.  Мондый киң масштаблы экологик акция Түбән  Камада беренче мәртәбә уздырыла. Урамнарыбызны яшелләндерүдә катнашу теләкләре булган  күп кенә шәһәрдәшләребез үз агачларын утыртып та өлгерде инде. 20 сентярь көнне үз “гаилә агачларын” Түбән Кама ГХАТ идарәсенә никахларын теркәргә килгән яшьләр дә утырта алу бәхетенә иреште.  Ап-ак туй күлмәкләре кигән кәләшләр һәм “ир-егет үз гомерендә ким дигәндә бер агач утыртырга тиеш” дигән шигарь астында агач утырту эшенә керешкән кияү егетләрен күреп, шәһәрдәшләребезнең күбесе аларга бәхет теләде. Яшьләрнең туй көннәрендә утырткан гаилә агачлары шаулап үсеп китәр дә, озак еллар буе мул, тигез, тату, бәхетле тормыш символы булып торыр дип ышанасы килә.  Бүгенге көндә Түбән Кама урамнарында “Яшел дулкын” акциясе кысаларында 9 меңгә якын миләш, каен, чыршы үсентеләре утыртылды инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International