2013 нче елның 19 сентябрь көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 7 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең пенсияләр билгеләү бүлеге мөдире Н.И.Хайбуллина әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты.
Котлау сүзләренә ГХАТ бүлеге белгечләре һәм “Бердәм Россия” паритиясе вәкиле И.Кабирова кушылдылар.
Ата-анадан башка
Һәр нәрсә дә табыла
Һәр балага ата-ана
Изге итеп табына
Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әти-әниләр!