Баулы районы Татар Ташлысы авылында туып үскән, әлеге вакытта Баулы шәһәрендә гомер итүче Сахипова Минникамал Насибулла кызына 90 яшь тулды.

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Баулы районы Татар Ташлысы авылында туып үскән, әлеге вакытта Баулы шәһәрендә  гомер итүче  Сахипова Минникамал Насибулла кызына  90 яшь тулды.

Хезмәт ветераны,  төрле елларда колхозда, кибеттә, балалар бакчасында эшләгән  Минникамал апага күп кынлыклар кичерергә, якын кешесен югалту ачыларын да, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә. 

20 ел инде  Минникамал Насибулла кызы бертуган сеңлесенең оныгы Алсу кадер-хөрмәтендә яши. “Алсуга бик рәхмәтлемен, йортыбыз ямьле, ашыбыз тәмле. Еллар тыныч булсын, яшьләргә без күргәнне күрергә язмасын”-, ди юбиляр.

Минникмал апаны гомер бәйрәме белән  туганнары, район җитәкчеләре котладылар, сәламәтлек, бәхетле көннәр теләп бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International