ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
      Утырышта Татарстан Республикасынын Югары Советы депутаты Липужина Валентина Николаевна, район прокуроры, полиция начальнигы, мәдәният йорты, мәктәп, директорлары һ.б. катнашты. Депутатлар милләт ара мөнәсәбәтләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
      “Красная горка” бәйрәме – ул яз һәм мәхәббәт бәйрәме, танышулар, күңел ачулар һәм туйлар вакыты.
      Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә дә ел башыннан бирле язылышу турында иң күп гаризалар саны шул бәйрәм көннәренә кабул ителде.
      Хәзерге заманда туйлар туганнарның, дусларның бергә җыелып, өйләнешүчеләрнең бәхетләрен уртаклашу өчен үткәрелә. Никах һәм Гаилә кодексы буенча өйләнешүне теркәү атнаның теләсә-кайсы көнне булуына карамастан, барысының да аеруча истәлекле конне сайлыйсы килә.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Агымдагы елның 17 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Демановлар гаиләсендә туган игезәкләр Тимур белән Артемга исем кушу тантанасы булып узды. Владимир белән Лилиянең өлкән уллары Олегка 8 яшь. Һәм, әйтергә кирәк, игезәкләрнең тууы Олег өчен дә, әби-бабайлар өчен дә көтелмәгән хәл булган. Булачак әти белән әни игезәкләр туачагын иң соңгы көнгә кадәр сер итеп тотканнар.
     2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кечкенә залында тантаналы рәвештә республика конкурсының нәтиҗәләрен ясадылар. Тантанада М.Шакиров, Р.Ратникова, О.Сквордяков катнаштылар.
      Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсенең баш белгече Фазлыева Эльвира Вильнюс кызы югары бүләккә лаек булды. Аңа ТР Рәхмәт хаты тапшырылды. Коллегабыз Эльвира Вильнюсовнага эшендә уңышлар телибез һәм аны ихластан котлыйбыз! 
      Яшьләрнең эшкә урнашуын тәэмин итү, кадрлар формалаштыру, яшь гаиләләрне авылга тарту һәрвакыт актуаль кала бирә. 17 апрель көнне Мөслим муниципаль районы Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин җитәкчелегендәге делегация Казанда яшәүче һәм эшләүче районыбыз яшьләре белән очрашты. 
    2014 елның 17 апрелендә ГХАТ бүлегенең начальнигы В.Н. Белова-Реутина башлыгында белгечләр – бордюрлар, агачлар агарту белән шөгыльләнделәр. 
     Никах сарае яңа өйләнешүчеләрнең фотога төшү өчен яраткан урыннары булганга, тиздән монда чәчәкләр һәм газон чирәме утыртылачак.

17 апрельдә Теләче урта гомумбелем мәктәбендә, милли – патриотик айлык кысаларында халыклар дуслыгына башланган «Этнокультурная мозаика народов Республики Татарстан» дигән зур бәйрәм утте.  Бәйрәмдә 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Алар Татарстан Республикасында яшәгән татар, рус һәм башка халыкларның  милли гореф гадәтләрен, тарихын  чагылдырып  презентацияләр курсәттелар.  Бәйрәмдә халык жырлары һәм биюләре янгырап торды. Чарага кунак булып район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенчп урынбасары П.А.Чернов һәм ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Имамиева чакырулы иде. 

        17 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты тарафыннан әзерләнгән хәйрия концертында катнашты.
      “Яз. Мәхәббәт. Күгәрченнәр.” исемле театральләштерелгән музыкаль тамашада район Советы һәм Башкарма комитетының хезмәткәрләре генә түгел, бүлек җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, район башлыгы урынбасарлары башкарган җырлар, биюләр дә урын алды.
    2014 елның 17 апрелендә Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Черныш гаиләсе «алтын» юбилейларын билгеләп үтте. Виктор Павлович һәм Рауза Газизовна нәкъ 50 ел элек никахларын теркәгәннәр.
      “Алтын” юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.
      2014 елның 16 апрелендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г. Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р. Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International