ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга

       Иштирәк авылында гомер кичерүче Нуриәхметова Минлезифа әби Нуриәхмет кызына 100 яшь тулды. Районның ГХАТ бүлеге Миңлезифа әбигә сәламәтлек, тыныч көннәр теләде, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән җибәрелгән котлау хатлары тапшырды.

      Быел бәйрәмне Шалты авылының 322 еллыгына багышладылар. Авыл халкын, килгән кунакларны район Башлыгы Альберт Хабибуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Зайрулла Фаткуллин котлады. Авыл-хуҗалыгы хезмәткәрләренә, хезмәт ветераннарына, чәчү батырларына мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды, Бердәм Россия партиясе белгечләре 2014 нче елның 5 июнендә ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 8 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр. 

      “Һәр көнебез бәйрәм” –дип килеп керделәр Салаховлар гаиләсе Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә. Бәхетле ата-ана беренче балалары Зәмирәгә туу турында таныклык алырга бала туу йортыннан чыгу тантанасыннан соң ук юл тоткан.

Жюри әгъзасы итеп гадел һәм акыллы  хөкүм  итүче- ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Сәим кызы Госманова  чакырылды. Ярышта 14 иң матур, кыю,эрудицияле балалар катнашып,үзләренең  бай , күркәм, интеллектуаль һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын  демонстрацияләп күрсәттеләр. Үзләренең  тәрбиләнүчеләрен, балаларын карарга,алар өчен җан атарга аларның   тәрбиячеләре,әти-әниләре,әби-бабалары килгән. Һәр  катнашучының  үз җанатар төркеме бар иде. Ярыштан-бәйрәмнән бер генә  бала да бүләксез, призсыз китмәде. Иң яхшыларның башларына таҗ кигертелде.

Иң кечкенә катнашучылар-4 яшьлек Самир һәм Азалиягә аерым зур бүләк булды. 

      Балтач районы Чепья авылында яшәүче Степанова Агафья Ивановна июнь аенда 100 яшен тутырып, иң озын гомерле райондашыбызның берсенә әйләнде. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Чепья җирле үзидарә рәисе Азат Нотфуллин, Чепья участок амбулаторисе баш табибы Ирек Фазлыевлар килде. Н. Сабирҗанов юбилярга В.Путинның рәхмәт хатын, район башлыгының бүләген тапшырды.

Финалга Казан муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Аппаратының һәм икътисадчылар блогының «Экономист» командалары чыктылар.

Уен барышында жан атарларның узләрен тотышлары әһәмияткәия. Казан шәһәренең ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре бу очрашуга алдан әзерләнеп килделәр. Уенчыларның куңелен кутәрә торган, жиңугә әйдәуче плакатлар язганнар иде. Чын куңелдән уйнаучыларга көч бирергә тырышып, кычкырып та утырдылар.  Командалар техник яктан яхшы оештырылган уен курсәттеләр. Бер-берсенә тиң каршылык курсәттеләр. Бу очрашуда «Экономист» командасы жинде. Туземсезлек белән киләсе ярышларны көтәбез, без узебезнең команда өчен һәр чак жан атарлар.

 

      2014 елның 5 июнендә ГХАТ идарәсе Мингалиевлар Хәйдәр Вәли улын һәм Рәмзия Габдулла кызының алтын юбилейларын билгеләп үтте. 50 ел бергә гомер итү дәверендә аларга төрле сынаулар аша үтәргә туры килгән, шатлык-кайгылары да, авырлыклар да җитәрлек булган. Хәйдәр абый белән Рәмзия апа бер-берсенә терәк булып, бүгенгесе көнгә кадәр хисләрен саклап калып, җылы мөнәсәбәтләрдә яшиләр. ГХАТ идарәсенең өлкән белгече Артемьева О.В. юбилярларны котлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

      4 июнь көнне «Казан» гаилә үзәге түбәсендә Татарстан матбугаты көненә (19 май) һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының туган көненә (6 июль) багышланган «Симфония новостей» акциясе узды. Бәйрәм кичәсен «Татар-информ» агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинский ачып жибәрде.  


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе каршындагы чәчәкләр клумбасында алтынга тиң сап-сары ике пар балдак чәчәк атты. Гаиләнең ныклыгы символы буларак кабул ителә торган пар балдаклар “Горзеленхоз” предприятиесенең эшчеләре тарафыннан утыртылган. Тиз арада әлеге клумба яшьләр арасында популярлык казанып та өлгерде. Әлеге чәчәкләр фонында фотога төшү үзе үк матур бер гадәткә әйләнеп бара. ГХАТ идарәсенә никах теркәү тантанасына килгән яшь парлар гына түгел, кунакларда да әлеге клумбада пар балдак рәвешендә үсеп утыручы чәчәкләр зур кызыксыну уята. Җәй дәвамында биредә кияүгә чыгу, никахлашу турында әле байтак тәкъдим ясалачак дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International