“Һәр көнебез бәйрәм”

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

      “Һәр көнебез бәйрәм” –дип килеп керделәр Салаховлар гаиләсе Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә. Бәхетле ата-ана беренче балалары Зәмирәгә туу турында таныклык алырга бала туу йортыннан чыгу тантанасыннан соң ук юл тоткан.

      Кызлары Зәмирә 2014 нче елның 30 маенда туган. Икенче көнгә үк, әле бала туу бәхетеннән айнымаган яшь әни Миләүшә 25 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул иткән.

      Ә инде бәбине өйгә алып кайткан көнне яшь әти Раил 25 яшен тутырган. Сабан туй бәйрәменнән соң яшь гаилә беренче балаларына бөтен туганнары белән исем куштыруга әзерләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International