ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

      Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган кызларга, егетләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Барысы Россия гражданы паспортына 73 яшүсмер лаек булды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район эчке эшләр бүлегенең ветераны Фахиянур Зыя кызы Вагыйзова яшьләргә изге теләкләрен җиткерде, аларга истәлек буләкләре һәм паспорт тапшырды. 

      Агымдагы елның 3 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь Түбән Камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды. Яшүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Балашова аларны котлап, 12 июнь көнне бөтен Рәсәй билгеләп үтәчәк бәйрәм көненең мөһимлеген ассызыклап үтте. 

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

      Хөрмәтле казанлылар hәм шәhәребезнең кунаклары!

      Конфликтлы ситуацияләр килеп чыкмасын өчен, сезгә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:

      2014 елның 1нче июненнән башлап лифтларда, гомуми куллану урыннарында, хөкүмәт hәм муниципаль учреждениеләрендә, ижтимагый биналардан 15 метрдан якынрак урыннарда, “Казан” Гаилә үзәгенең шәhәребезне өстән карау площадкасы территориясендә тәмәке тарту тыела.

      Буа туган якны өйрәнү музеенда “Ак калфак татар хатын-кызлары” клубы (җитәкчесе – шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова) үзенең беренче организацион җыенын үткәрде. Дин белгече, социаль яклау бүлеге җитәкчесе , ГХАТ бүлеге җитәкчесе, табибә, музыкант, сатучы, аш-су остасы, журналист, мәдәният хезмәткәре, шагыйрә һ.б. зыялы ханымнарны туплаган бу клубның эшчәнлеге аеруча дустанә бердәм күңелле булып узды. Чәй өстәле мөнәҗәтләр белән бергә үрелеп барды Очрашуда шулай ук “Идел” журналы журналистлары да катнашты. Клуб үзенең эшен резолюция кабул итү белән төгәлләде.  

2014 елның Вахит авыл җирлегендә менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп,  тормыш буенча бергә атлаган ирле – хатынлы Ринат Зәйнулла улы һәм Хәлимә Камил кызы Рәхимовларны котлау буенча тантаналы чара узды.          

     Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Рәхимовларның  исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын  һәм истәлекле бүләк тапшырды. Вахит авыл җирлеге башлыгы, балалары, туганнары исеменнән алар турында куп җылы сүзләр әйтелде. 

3 июнь көнне Питрәчнең бала тудыру йортында Закаловлар һәм Савельевлар гаиләләрен ГХАТ булеге мөдире Набиуллина Э.Б. котлады һәм туу турында таныклыклар тапшырды. Закаловлар гаиләсендә бу инде икенче бала, ә Савельевлар гаиләсендә беренче. 

      Гражданнарны Казан шәһәре ГХАТ идарәсе житәкчесе – Шавалеева Альбина Рафаил кызы һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсе житәкчесенең урынбасары – Гилемханова Фаридә Вәли кызы кабул итә. Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Муса Җәлил урамы, 7 йорт.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

      Конкурс программасында Баулы хатын-кызлары теккән татар халык киемнәре күрсәтелде. Алар арасында борынгы күлмәкләр, алъяпкычлар, күкрәкчәләр, калфаклар, читекләр бар иде. Зиярова Нурия Мирзиевна гаиләсендә сакланган 125 еллык борынгы калфакны тамашачы дулкынлану белән кабул итте. Шулай ук бәйгедә сәхнә, төрле бәйрәмнәр өчен тегелгән киемнәр, заманча хатын–кыз күлмәкләре дә күрсәтелде.

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама шәһәр Советының социаль политикасы буенча комиссиясе һәм Түбән Кама муниципаль районы Советының экология, сәламәтлекне саклау һәм халыкны социаль яклау комиссияләре белән берлектә булып узган эшлекле утырышта катнашты. Утырышта каралган төп сорау - “Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар һәм кыз балалар сәламәтлегенең торышы”. Билгеле булганча, бүгенге көндә балигъ булмаганнар арасында теркәлүче никахларның, аерылышучылар санының арта баруы, яшьләрнең җенси тоткансызлыгы күп кенә гаиләнең таркалуына, сабыйларның ятим калуына, абортлар санының артуына төп сәбәп булып тора. 

      2014 елның 2 нче июнендә, балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Үзән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова, кунаклар барлык нәниләрне “Балаларны яклау көне” белән котлады һәм ата–ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International