Агымдагы елның 3 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь Түбән Камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды. Яшүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Балашова аларны котлап, 12 июнь көнне бөтен Рәсәй билгеләп үтәчәк бәйрәм көненең мөһимлеген ассызыклап үтте. Яшь Түбән Камалыларга паспортларын ГХАТ идарәсенең тантаналар залында тапшыру үзе үк символик мәгънәгә ия. Нәкъ 14 ел элек аларның әти-әниләре ГХАТ идарәсенә сабыйларының беренче документы булган туу турында таныклыкны алырга килгән булса, бүген инде канат җилпеп, туган ил киңлекләрен гизәргә әзер булган яшъүсмерләр төп документлары паспортларын кабул итеп алдылар. Балаларның әти-әниләре дә әлеге мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисе кичерүләрен яшереп тормыйча шатлыклары белән уртаклашты.