Халыкны тәмәке төтененнән саклау өчен каралган яңа чаралар

2014 елның 3 июне, сишәмбе

      Хөрмәтле казанлылар hәм шәhәребезнең кунаклары!

      Конфликтлы ситуацияләр килеп чыкмасын өчен, сезгә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:

      2014 елның 1нче июненнән башлап лифтларда, гомуми куллану урыннарында, хөкүмәт hәм муниципаль учреждениеләрендә, ижтимагый биналардан 15 метрдан якынрак урыннарда, “Казан” Гаилә үзәгенең шәhәребезне өстән карау площадкасы территориясендә тәмәке тарту тыела.

      Тиешсез урында тәмәке тарткан өчен гражданнар 500-1500 сум, ә юридик затлар 50-90 мең сум штрафка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International