Түбән Камада “Хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге һәм яшүсмер кызларның сәламәтлеген саклауның торышы” дигән сорауга багышланган эшлекле утырыш булып узды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама шәһәр Советының социаль политикасы буенча комиссиясе һәм Түбән Кама муниципаль районы Советының экология, сәламәтлекне саклау һәм халыкны социаль яклау комиссияләре белән берлектә булып узган эшлекле утырышта катнашты. Утырышта каралган төп сорау - “Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар һәм кыз балалар сәламәтлегенең торышы”. Билгеле булганча, бүгенге көндә балигъ булмаганнар арасында теркәлүче никахларның, аерылышучылар санының арта баруы, яшьләрнең җенси тоткансызлыгы күп кенә гаиләнең таркалуына, сабыйларның ятим калуына, абортлар санының артуына төп сәбәп булып тора. Түбән Кама районында хатын-кызларның репродуктив сәламәтлекләрен кайгырту эше яхшы гына алып барылса да, яшүсмер кызлар белән эш алып бару юнәлешендә теге яки бу сорауларның күплеге кичекмәстән чишелеш таләп итә. Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсенең исә, бу юнәлештә бик продуктив эш алып баруы мәгълүм. Алга таба да ГХАТ идарәсендә “Гаилә белеме” электив курсы буенча дәресләр, гаилә юбилейлары, гаилә институтын саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар актив рәвештә алып барылачак, дип ышандырды үз чыгышында утырышта катнашучыларны Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International