Конкурс программасында Баулы хатын-кызлары теккән татар халык киемнәре күрсәтелде. Алар арасында борынгы күлмәкләр, алъяпкычлар, күкрәкчәләр, калфаклар, читекләр бар иде. Зиярова Нурия Мирзиевна гаиләсендә сакланган 125 еллык борынгы калфакны тамашачы дулкынлану белән кабул итте. Шулай ук бәйгедә сәхнә, төрле бәйрәмнәр өчен тегелгән киемнәр, заманча хатын–кыз күлмәкләре дә күрсәтелде.
Бәйгедә ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова ГХАТ бүлегендә татар телендә алып барыла торган чараларда киелә торган костюмны күрсәтте.
Бәйрәмнең кунаклары район Башлыгы А.Хабибуллин, “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика оешмасы җитәкчесе К.Идрисова үзләренең чыгышларында чараның бик мөһим икәнен ас сызыкладылар. “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Л.Юнусова бәйгедә катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм журналның актив укучылары булырга өндәде.